Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Илдар хәзрәт Баязитов: Изоляция вакытында көненә 2 мең кешегә кайнар ризык тараттык

Коронавирус белән бәйле изоляция чорында Казанда «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды көненә 2 мең мохтаҗ кешегә кайнар ризык тараткан. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан мөфтиенең социаль мәсь...

Коронавирус белән бәйле изоляция чорында Казанда «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды көненә 2 мең мохтаҗ кешегә кайнар ризык тараткан. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды советы рәисе Илдар Баязитов хәбәр итте.
«Изоляция чорында „Тормыш юлы“ акциясен оештырып, көненә 2 мең кешегә кайнар ризык тараттык, хәзер көненә 150 ланч-бокс өләшәбез. Аена 500 ләп азык-төлек җыелмасы өләшәбез», — диде Илдар хәзрәт.
Аның сүзләренчә, изоляция чорында кайнар ризык кына түгел, волонтерлар дарулар белән дә, башка төрле ярдәм дә күрсәткән. 97 мең мохтаҗ кеше ярдәм алган.
«Ярдәм» хәйрия фондының матбугат хезмәтендә хәбәр иткәнчә, «Тормыш юлы» акциясе дәвам итә. Чара кысаларында урын-өстендә ятып авыручыларга, ялгыз һәм ярдәм итәр кешесе булмаучыларга, сукбайларга гомумән, мохтаҗ кешеләргә азык-төлек өләшәләр.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: