Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Илһам Шакиров белән хушлашу кайда һәм кайчан булачагы билгеле булды

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакиров белән хушлашу җомга көнне опера һәм балет театры бинасында булачак. Бу хакта “Татар-информ”га Илһам Шакиров белән хушлашу буенча оештырылган коми...

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакиров белән хушлашу җомга көнне опера һәм балет театры бинасында булачак. Бу хакта “Татар-информ”га Илһам Шакиров белән хушлашу буенча оештырылган комиссия рәисе, вице-премьер Васил Шәйхразиев әйтте.
Хушлашу чарасына 18 гыйнварда, 9.00 сәгатьтә килергә мөмкин. Рәсми панихида 11.00 сәгатьтә башлана. Ул 12.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
12.45 сәгатьтә Мәрҗани мәчете каршында җеназа намазы укылачак. Илһам Шакиров Яңа Бистәдәге татар зиратында җирләнәчәк.
Җырчыга 84 яшь иде. Ул озакка сузылган көчле авырудан соң бүген, 16 гыйнварда 16.00 сәгатьтә вафат булды.

"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: