Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Илсур Метшин “Казан” Гаилә үзәге янындагы мәйданның әзерлегенә бәя бирде

Казан мэры Илсур Метшин метроның “Кәҗә бистәсе” станциясеннән булачак фанфест территориясенә кадәр йөреп кайту вакытында яңа җәяүлеләр сукмакларының һәм “Казан” Гаилә үзәге янындагы мәйданчыкның әзерл...

Казан мэры Илсур Метшин метроның “Кәҗә бистәсе” станциясеннән булачак фанфест территориясенә кадәр йөреп кайту вакытында яңа җәяүлеләр сукмакларының һәм “Казан” Гаилә үзәге янындагы мәйданчыкның әзерлегенә бәя бирде. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Метроның “Кәҗә бистәсе” станциясеннән “Казан” Гаилә үзәгенә кадәр төзекләндерелгән бульвар юлы алып бара. Уңайлыклар булдырылган: заманча бәдрәф, велосукмак, арт-объектлар төзелгән.

Хәзер эшчеләр газон салалар. Территориягә юкә, тирәк һәм 3,5 мең куак, шулай ук 1,4 мең кв метр мәйданда күпьеллык һәм берьеллык чәчәкләр утыртылган.

Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе - җитәкче урынбасары Игорь Куляжев сүзләренчә, җәяүлеләр юлы Декабристлар урамы архитектурасына туры килеп тора.

 
“Татар-информ”

Фото: kzn.ru


Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: