Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Илсур Метшин Олимпия чемпионы Марта Мартьянова белән очрашты

Казан Мэры Илсур Метшин Ратушада Олимпия чемпионы Марта Мартьянова белән очрашты. Токиодагы Уеннар вакытында аякларын имгәткән 22 яшьлек Казан спортчысы рапирада фехтование буенча команда беренчелеген...

Казан Мэры Илсур Метшин Ратушада Олимпия чемпионы Марта Мартьянова белән очрашты. Токиодагы Уеннар вакытында аякларын имгәткән 22 яшьлек Казан спортчысы рапирада фехтование буенча команда беренчелегендә алтын медаль яулады. Спортчы шәһәр башлыгы белән очрашуга әнисе Наилә Мартьянова белән килде.

Шәһәр башлыгы спортчыны алтын медале белән котлады һәм аңа яңа җиңүләр теләде. «Сез соклануга, ихтирамга лаек, үсеп килүче буын өчен үрнәк булып торасыз, – дип мөрәҗәгать итте Мартага Илсур Метшин. – Бөек спортчылар, галимнәр, артистлар булу өчен, талант кына җитми, иң мөһиме –тырышып эшләргә кирәк. Тырышлыгыгыз өчен бүләк буларак шундый яшь чагында яуланган олимпия медале булды һәм мондый җиңүләр күбрәк булсын иде».
Мэр шундый көчле рухлы кызны тәрбияләгән Наилә Мартьяновага рәхмәт белдерде. Шәһәр башлыгы шулай ук спортчыны күптән түгел булган никахы белән котлады.
Марта Мартьянова Казанда туган һәм үскән, мәктәптә укыганда ук фехтование белән шөгыльләнә башлаган. Яшь рапиристканың беренче тренеры Елена Прохорова була. «Без сыйныфташлар белән физкультура дәресен көтә идек һәм бераз шауладык, шул вакытта безнең янга Елена Александровна килде һәм: «Шундый актив икәнсез, сезне фехтованиеда көтәм», – диде. Шулай итеп мин спортта килеп кердем», – дип искә төшерә Марта Мартьянова.
Сирәк спорт төре кызның күңеленә бик хуш килә, һәм ул тренировкаларның иртән иртүк узуына карамастан, аларны калдырмый. Башта спортчының әнисе Наилә Мартьянова кызының мавыгуын өнәп бетермәгән. «Иң беренче мин бу ир-атлар спорт төре дип уйладым. Балачакта малайларның ничек фехтовать итүләрен күрдем, ләкин кызлар дип – юк. Соңрак Мартаның килеп чыгуын сизә башладым, ул тренировкалардан соң бәхетле кайта иде, һәм шул вакытта мин тынычландым», – дип сөйләде Наилә Мартьянова.
10-12 яшьтән Марта һәвәскәрдән профессионалга әверелде, ә 2016 елдан спортчы фехтование буенча Россия җыелма командасының төп составына керде. Халыкара аренада беренче җиңүне Казан спортчысы 2018 елның 14-нче гыйнварында Польшаның Катовице шәһәрендә Дөнья кубогы этабында яулады. Анда рапиристка команда зачетында алтын медаль яулады. Шул ук елда Мартьянова Европа чемпионаты көмешен яулады.
Казан спортчысы Токиодагы Олимпиадада спорт чыныгуы һәм түземлелек күрсәтте. Финалда Россия командасы Франция җыелмасы белән очрашты. Турнир вакытында Марта аягын каймыктырды, әмма көрәштән баш тартмады. Авыртуга түзеп, спортчы кыз көрәшне дәвам итте һәм командага алтын китерде. «Мин авырту тоймадым, өстенлекне адреналин алды, бары тик җиңү һәм тренер сүзләре турында гына уйладым: «Биредә һәм хәзер дә җыелырга кирәк, башка мөмкинлек булмаячак», – дип искә төшерә Олимпия чемпионы.
Җиңүеннән соң кыз шунда ук әнисенә язган. «Безгә Олимпиадага барырга ярамады, шуңа күрә ярышларны без телевизордан карадык. Мартаның соңгы көрәшен тыныч карый алмадым – әле бүлмәгә кердем, әле аннан чыктым, бик борчылдым», – дип сөйләде Наилә Мартьянова.
Хәзер Марта Казанда имгәнүдән соң тернәкләнә һәм яңа статуска ияләшә – 17-нче августта кыз Ярославльдән фехтование буенча тренер Евгений Ломтевка кияүгә чыкты.
«Мин олимпия чемпионы булуым турындагы уйга һаман да ияләшә алмыйм», – дип уртаклашты кыз. Марта гаилә өчен спортны ташларга планлаштырмый, аның планнарында шәхси беренчелектә алтын яулау. «Бу хакта һәр спортчы сер итеп хыяллана, чөнки команда – ул команда, ә шәхси – шулай да шәхси», – дип билгели Марта.
 
KZN.RU
Фото: Марат Мугинов

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: