Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Имамнар солдатлар белән янәшә!

Имамнар солдатлар белән янәшә!

2025нче елда Татарстан мөфтияте (шул исәптән мөхтәсибәтләр дә) махсус хәрби операциянең алгы сызыгына 55тән артык гуманитар йөк җибәргән. Махсус хәрби операция башланганнан бирле аларның саның – 100дән артык. Сәфәрләргә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзе дә йөри – хәрби операция башланган көннән ул 9 тапкыр МХО зонасына барып кайткан. 2025нче елдагы гуманитар йөкләрнең гомуми бәясе 73 млн сумнан артып китә. Нәзарәт вәкилләре туган җирдән килгән күчтәнәчләрне солдатларның үз кулына тапшыра. Быел аларны илтеп җиткерүдә 35 имам һәм мөфтият хезмәткәре катнашкан.

19 ноябрь 2025

Бүген Казанда ТР мөселманнарының Диния Нәзарәте “Каһарманнар елы”, шулай ук Россиядә һәм Татарстанда билгеләп үтелүче Ватанны саклаучылар елы кысаларында алып барылган эшчәнлекнең хисап җыелышы узды. Бу уңайдан әлеге чарага республиканың барлык почмакларыннан махсус хәрби операциядә катнашучылар, имам-мөхтәсибләр, сугышчыларга һәм аларның якыннарына ярдәм күрсәтүдә актив катнашкан имамнар һәм волонтерлар җыелды.

Залда “Каһарманнарга мөселманнардан” күргәзмәсе эшләнгән иде. Биредә Татарстан Мөфтиятенең һәм мөселманнарның МХО зонасына ярдәм күрсәтү эшенә керткән өлеше чагылыш тапкан. Экспонатларның барысы да - мәчет каршындагы волонтерлык пунктларында ясалган кул эшләнмәләренең үрнәкләре. Мисал өчен, Кукмара мөхтәсибәтеннән имам-волонтер Райнур хәзрәт Әхтәмовның һәм “Гараж” төркеменең эшләнмәләре: алар 3D-принтерда дроннар өчен җайланмалар әзерлиләр. Күргәзмәне тагын бер өлеше - җир асты мәчетенең муляжы да кызыксыну уята: мондый мәчетләр Нәзарәт ярдәме белән бүген фронтның төрле почмакларында оештырыла. 

Тантаналы чара барышында махсус хәрби операция сугышчыларына, шулай ук битараф булмаган имамнарга һәм волонтерларга хөрмәт күрсәтелде. Татарстанның сугыш хәрәкәте ветераннары берләшмәсеннән “Фронтка ярдәм өчен” медальләре һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтеннән рәхмәт хатлары тапшырылды.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера