Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Иманы булган кеше туган ягына ярдәм итәргә кирәк икәнен аңлый, дип саный Президент

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, туган ягына булышу программасы һәр кешенең үзендә булырга тиеш. Бу фикерен Миңнеханов бүген "Шәһри Казан" газетасы һәм "Сөембикә" журналы баш мөхәррир...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, туган ягына булышу программасы һәр кешенең үзендә булырга тиеш. Бу фикерен Миңнеханов бүген "Шәһри Казан" газетасы һәм "Сөембикә" журналы баш мөхәррире Гөлнара Сабированың 1-3 март көнне Казанда узган Бөтенроссия татар эшмәкәрләре җыены нәтиҗәләре уңаеннан юлланган соравына җавап биргәндә әйтте. Искәртеп узабыз, бүген Президент Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан республика һәм федераль гаммәви мәгълүмат чараларында эшләүче хатын-кызлар белән очрашты.
Президент фикеренчә, туган якка булышу программасы теге яки бу рәвешле оештырылырга тиеш, дип әйтеп булмый. Һәр кешенең бу эшкә омтылышын, теләген исәпкә алырга кирәк. "Бу күрсәтмә биреп эшләтә торган эш түгел. Әгәр дә мин: “Иптәшләр, сез үзегезнең авылыгызга кайтып, шуны-моны эшләгез”, - дисәм, ул дөрес булмый", - диде Президент.
Мисал итеп, Рөстәм Миңнеханов мәктәпләргә ярдәм итү ысулын әйтте. "Әйтик, без мәктәпләргә ярдәмгә шул мәктәпләрдә укыган кешеләрне җәлеп итәбез", - диде ул. Президент бала тудыру йортларына, авыр тормышлы авылдашларга ярдәм итәргә, авыл өчен бина салдыру, спорт мәйданчыклары оештыру һәм башка юнәлешләрдә эшләргә киңәш итте.  "Мин аны бик уңай, бик кирәк дип саныйм. Иманы булган кеше ул бу әйберне аңлый", - диде Миңнеханов.
Бу уңайдан журналистлар үрнәк геройларны табып, аларны гаммәви мәгълүмат чараларында күрсәтергә тиеш, дип саный Миңнеханов.
 
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: