Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Иң яхшы яшь комбайнчы кем?

Татарстанның иң яшь комбайнчылары Сарман районына җыелды.

Мәдәният йортында яшь комбайнчыларның “Хезмәт кешесен данлыйбыз” 17 нче республика конкурсының финалы узды. Ләкин әлегә кадәр конкурста барлык 43 муниципаль районның да катнашканы булмаган. Ә менә быел 2025 елгы урып-җыю кампаниясендә иң күп ашлык суктырган яшь комбайнчылар бергә җыелды.

-Комбайнчы һөнәре гел мактаулы һәм шулай саналачак та! Сез дөрес юл сайлагансыз! Республикада авыл хуҗалыгы үсә бара, республика җитәкчелеге, федераль министрлык тарафыннан тармакка зур ярдәм күрсәтелә. Яңа технологияләр, техника, автоматлаштыру һәм цифрлаштыру ярдәмендә без алга барабыз, республиканы һәм тулаем илне азык-төлек белән тәэмин итәбез”, - диде ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Марат Җәббаров.

Конкурста абсолют җиңүче булып Сарман районыннан Булат Сафин танылды. Икенче урынны Актаныш районыннан Фердинант Закирҗанов алды. Өченче урында - Апас районыннан Илназ Закиров.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера