Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Иң яхшысы – балаларга!

Иң яхшысы – балаларга!

1 сентябрьдә Казан мәктәпләрендә яңартылган 12 азык-төлек блогы ачылачак. Капиталь ремонттан соң мәктәп рестораннарында утыру урыннары саны 150гә артачак.

05 августа 2025

Казанның 12 мәктәп азык-төлек блогына капиталь ремонт ясалып ята, алар 1 сентябрьгә әзер булачак. Яңартылган биналарда инженерлык челтәрләре алыштырылган, пешерү цехларында һәм аш залларында бизәү эшләре төгәлләнгән. Хәзерге вакытта анда җиһазлар урнаштырыла. Нәтиҗәдә, Казанда 1 сентябрьгә 188 Мәктәп рестораны эшләячәк.

-Хәтта без 2013 елда 146 нчы лицейда ачкан беренче мәктәп рестораны да искерде,- ди Казан шәһәре мэры Илсур Метшин. – Бу гаҗәп тә түгел: технологияләр, җиһазлар үзгәрә. Республика Хөкүмәте ярдәме һәм Туклану департаменты белән бергәләп эшләү нәтиҗәсендә, азык-төлек бүлекләрен даими рәвештә төзекләндерәбез. Һәм бу бик сөенечле күренеш...

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера