Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Инфекционист: Россиядә Covid-19ның инде дүртенче дулкыны бара һәм ул күпкә көчлерәк

Россиядә коронавирус инфекциясенең өченче дулкыны салмак кына дүртенче дулкынга күтәрелде. Шул ук вакытта авырулар санының яңа күтәрелеше алдагысыннан көчлерәк булып чыкты, дип белдерде Сәламәтлек сак...

Россиядә коронавирус инфекциясенең өченче дулкыны салмак кына дүртенче дулкынга күтәрелде. Шул ук вакытта авырулар санының яңа күтәрелеше алдагысыннан көчлерәк булып чыкты, дип белдерде Сәламәтлек саклау министрлыгының йогышлы авырулар буенча баш штаттан тыш белгече профессор Владимир Чуланов.
Аның сүзләре буенча, хәзер ВОЗның Европа төбәгендә, шул исәптән Россиядә дә, коронавирус инфекциясе буенча иң авыр хәл.
«Безнең өченче дулкыныбыз салмак кына дүртенче дулкынга күтәрелде һәм, кызганычка каршы, күп кенә төбәкләрдә дүртенче дулкын әле дәвам итә» - дип китерә РИА Новости белгеч сүзләрен.
Соңгы тәүлек эчендә ил буенча Covid-19дан 39 160 яңа пациент ачыкланган.

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: