Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Иннополис мәктәбендә икенче смена барлыкка килергә мөмкин

Иннополис мәктәбендә икенче смена барлыкка килергә мөмкин. Хәзерге вакытта биредә булган сыйныфларны киңәйтәләр һәм яңа педагоглар туплыйлар, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюс...

Иннополис мәктәбендә икенче смена барлыкка килергә мөмкин. Хәзерге вакытта биредә булган сыйныфларны киңәйтәләр һәм яңа педагоглар туплыйлар, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында  Иннополис мэры Руслан Шагалиев.


Ул билгеләп үткәнчә, бүген Иннополиста уку-укыту процессы тулысынча бер бинада башкарыла. Бу исә балалар бакчасы өчен өстәмә урыннар булдырырга мөмкинлек биргән.


«Без Иннополиска эшкә килгән резидент-компания хезмәткәрләренең берсен дә кире бормыйбыз. Хәзерге вакытта өстәмә сыйныфлар, төркемнәр җыябыз, мәктәпкә өстәмә персонал туплана. Быел икенче сменага да күчәрбез, мөгаен. Безнең ике бинабыз бар, моңарчы аларның берсендә – балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәп урнашкан, ә икенчесендә урта һәм өлкән сыйныфлар укый иде. Хәзер уку-укыту процессы тулысынча бер бинада башкарыла. Быел бездә ясле төркеме дә ачылды», – дип белдерде Руслан Шагалиев.


«Татар-информ»

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: