Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Иннополиста яңа мэр сайланды

Бу вазифага моңа кадәр биредә шәһәр хакимиятенең Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары булган Руслан Шаһалиев сайланды.Бүген Иннополис шәһәре халкы яңа мэр сайлады. Бу вазифага моңа кадәр биредә шәһә...

Бу вазифага моңа кадәр биредә шәһәр хакимиятенең Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары булган Руслан Шаһалиев сайланды.
Бүген Иннополис шәһәре халкы яңа мэр сайлады. Бу вазифага моңа кадәр биредә шәһәр хакимиятенең Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары булган Руслан Шаһалиев сайланды.
Сайлаулар закон нигезендә үткәрелде. Шәһәрдә даими теркәлгән халыкың яртысыннан күбесе Руслан Шаһалиев кандидатурасы өчен тавыш бирде. Көн саен шәһәрдә 2500 кеше исәпләнсә дә, аларның шактые вакытлыча теркәлеп, торакны арендага алып яши, ә даими теркәлгәннәр - 100 кеше. Мэр вазифасына да даими теркәлгән зат кына дәгъва итә ала иде.
Иннополиста мэр 5 елга сайлана, беренче итеп бу вазифага 2014 елның 25 декабрендә Егор Иванов сайланган иде, ул 2016 елның 24 ноябрендә эшеннән китте. Иннополисның яңа мэры ышаныч белдерүләре өчен рәхмәтен белдерде.
Руслан Шаһалиев 1980 елның 3 апрелендә Уфа шәһәрендә туган. Уфаның дәүләт авиация техник университетын тәмамлаган. “Уфанефть” компаниясендә, Санкт-Петербургта предприятиеләрне автоматлаштыруга махсуслашкан консалтинг компаниясендә, Yota компаниясендә эшләгән. 2015 елның гыйнварыннан Иннополиста хезмәт куя.
Чыганак: "Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера