Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Интернат-гимназия директоры Марат Фәттиев: Тел өйрәнгәндә иң мөһиме — укытучы

Тел өйрәнгәндә, белем биргәндә, иң мөһиме – укытучы. Аның роле зур. Әмма укытучы үтемле методика кулланырга тиеш”, – дип саный Казанның Киров районында урнашкан 4 нче номерлы интернат-гимназия директо...

Тел өйрәнгәндә, белем биргәндә, иң мөһиме – укытучы. Аның роле зур. Әмма укытучы үтемле методика кулланырга тиеш”, – дип саный Казанның Киров районында урнашкан 4 нче номерлы интернат-гимназия директоры Марат Фәттиев.
“Безнең гимназиядә күп телләр өйрәнелә, бездә полилингваль гимназия. Укучыларыбыз инглиз, төрек, рус һәм татар телен өйрәнә. Инглиз һәм төрек телен өйрәнү дөньякүләм чит тел өйрәнү методикасына нигезләнгән. Шушы ысуллар нигезендә, татар телен дә өйрәтергә тырышабыз. Күп чит тел өйрәнгән балага башка телләрне өйрәнү кулайрак. Бездә укучы рус милләтеннән булган балалар да татар телен, шуның нигезендә, яхшырак өйрәнә. Моннан тыш, төрек теле, татар теле кебек үк, төрки телләр төркеменә кергәнлектән, татар телен тирәнтенрәк өйрәнергә этәргеч була”, – ди директор.
Билгеле булганча, 4 нче номерлы интернат-гимназиядә укучылар арасында татар, рус, чуваш, әрмән, азәрбайҗан, таҗик, үзбәк, кыргыз балалары бар. Хәтта ассирия милләтеннән булган бер кыз да укыган иде, дип билгеләп үтте Марат Фәттиев.
“Татар-информ”

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: