Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Җиңү паркында Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 30 ел тулу уңаеннан митинг уза

15 февральдә, Совет гаскәрләренең Әфганстан Республикасыннан чыгарылуына 30 ел тулу уңаеннан, Казанның Җиңү паркында Ватаннан читтә хәрби бурычын үтәгән россиялеләрне искә алуга багышланган митинг уза...

15 февральдә, Совет гаскәрләренең Әфганстан Республикасыннан чыгарылуына 30 ел тулу уңаеннан, Казанның Җиңү паркында Ватаннан читтә хәрби бурычын үтәгән россиялеләрне искә алуга багышланган митинг узачак һәм мәңгелек утка чәчәкләр куячаклар. Бу хакта чараны оештыручылар хәбәр итә.
Митингта шәһәр һәм республика җитәкчелеге, иҗтимагый һәм яшьләр оешмалары, студентлар, мәктәп укучылары катнашыр дип көтелә. Чарага килгән һәркем хәрби-кыр кухнясында әзерләнгән солдат боткасыннан авыз итә алачак. Митинг 10.00 сәгатьтә Җиңү паркында мәңгелек ут янында башлана.
Тиздән Җиңү паркында әфганчылар истәлегенә яңа һәйкәл куелачак. Һәйкәлне Җиңү паркы территориясенә күчерү һәм аны киңәйтү турында карар сугышчы-әфганчылар мөрәҗәгатеннән соң кабул ителде.
16 февральдә «Мәскәү» мәдәният үзәгендә Әфганстаннан Совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты чыгарылуга 30 ел тулу уңаеннан концерт узачак. Чара 12.00 сәгатьтә башлана.
Искә алу чаралары 19 февральдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә зур концерт белән тәмамланачак. Башлана – 19.00 сәгатьтә.
Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләрендә Казаннан ике меңнән артык солдат һәм офицер катнашкан. Аларның 275е медальләр, 93е Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән. 34 кеше Әфганстанда мәңгегә ятып калган, 108е яраланган.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: