
Җиңүче билгеле!
“Һәйкәлләрдә халык хәтере...” конкурсына нәтиҗәләр ясадык. Бәйгенең шартлары буенча, иң күп тавыш җыйган фото авторына Кәрим Тинчурин театрына ике кешелек чакыру билеты тапшырабыз. Ә хәзер игътибар, җиңүченең исеме - Дилбәр Гыймазетдинова! Тукай районының Яңа Бүләк авылы мәдәният йорты җитәкчесе Дилбәр ханым авылларындагы һәйкәл турында менә нәрсәләр хәбәр итте:
11 мая 2025
-Яңа Бүләк авыл җирлегендә урнашкан обелиск “Сугышта һәлак булганнар истәлегенә” дип атала. Ул 2021 елда эшләнде. Дөрес, авылда һәйкәл гомергә бар иде, тик монысы заманча. Ел саен зурлап һәйкәл янында Бөек Җиңү бәйрәмен билгеләп узабыз. Быел аеруча зур тырышлык белән әзерләндек. Һәйкәл янында тиздән махсус хәрби операциядә һәлак булган авылдашларыбызга истәлек тактасы ачылачак. Дилбәр ханым, котлыйбыз Сезне! Билетларны редакциябездән килеп ала аласыз.
Добавить комментарий