Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Эльмира Зарипова Халыкара инвалидлар көне уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте

 Ел саен 3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова республика халкына мөрәҗәгать итте."Физик м...




 Ел саен 3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова республика халкына мөрәҗәгать итте.


"Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр – нык һәм көчле рухлы кешеләр, алар үз үрнәкләрендә ихтыяр көчен һәм тормышны яратуларын, теләсә кайсы сырхаудан көчлерәк булуларын исбатлыйлар", - дип билгеләп үтә министр.


Эльмира Зарипова сүзләренчә, бүген республикада мөмкинлекләре чикле 299 мең кеше яши. Социаль ярдәм чараларын тормышка ашыру Татарстан социаль сәясәтенең инвалидларга карата өстенлекле юнәлеше булып тора.


"Бу мөһим көндә барыгызга да нык сәламәтлек, тирә-юньдәгеләрнең аңлавын һәм хөрмәтен телим. Язмыш сынауларына карамастан, үз көчегезгә һәм мөмкинлекләрегезгә ышанып яшәгез, иксез-чиксез ихтыяр көчегез сезгә гел юлдаш булсын!





"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: