
Йөгерәбезме?
Казанда “Милләтләр кроссы”! Спорт сөючеләр Кремль яр буенда һәм “Локомотив” стадионында йөгерәчәк.
17 сентября 2025
20 нче сентябрь көнне Казанда “Милләтләр кроссы” узачак. Спорт сөючеләр Кремль яр буенда һәм “Локомотив” стадионында йөгерәчәк. Билгеле булганча, “Милләтләр кроссы” ярышында төрле яшьтәге һәм төрле әзерлектәге спорт сөючеләр катнаша.
“УРАМ” экстрим-паркы төп мәйданчык булачак. Биредә ярышта катнашучылар һәм кунаклар өчен матур бәйрәм программасы әзерләнә. Төрле иҗат һәм спорт төркемнәре чыгыш ясар дип көтелә. Чара күмәк рәвештә 2 чакрым ераклыкка йөгерү белән тәмамланачак.
“Милләтләр кроссы”нда катнашу өчен 18 нче сентябрьгә кадәр “Дәүләт хезмәтләре” порталында теркәлергә кирәк. Ташаяк урамы, 2а адресы буенча Үзәк стадионда урнашкан ярыш өчен җаваплы мандат комиссиясе19 нчы сентябрьгә кадәр халыкны кабул итә. (Үзең белән паспорт һәм медицина белешмәсе алып килергә кирәк.)
Добавить комментарий