Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

"Җир ул - безнең нигезебез", - ди Президент

Производство һәм торак төзелеше мәсьәләләре янәшә барырга тиеш, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.Җирне теләсә ничек таратырга ярамый. Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Авыл хуҗалыгы һәм азык-т...

Производство һәм торак төзелеше мәсьәләләре янәшә барырга тиеш, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Җирне теләсә ничек таратырга ярамый. Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 2016 елга йомгак ясауга багышланган коллегия утырышында шул хакта белдерде.
Республика җитәкчесе министр Марат Әхмәтовка һәм Инвестицион үсеш агентлыгына җирне эшкәртүгә алырга әзер булган инвесторларны җәлеп итүне кайгыртырга кирәклеген әйтте. Президент әйтүенчә, статистика буенча гына республикада 35 мең гектар җир кулланылмый. Ул шәһәр яны җир биләмәләренең күпчелегенең башка максатларга күчерелгәнен һәм моңа игътибар юнәлтергә кирәклеген билгеләп узды. “Җир – нигез ул, аның буенча бик ипләп эшләү кирәк, - дип Рөстәм Миңнеханов Тукай, Лаеш, Биектау, Яшел Үзән районнарына мөрәҗәгать итте. – Җирегез бетә бит. Нигә күчереп бетерәсез бөтенесен? Аннан нәрсә эшлисез? Производствосыз торак нәрсәгә ул? Комплекслы төстә хәл итәргә кирәк бу мәсьәләләрне”.
Президент Питрәчне мисалга китереп, анда да бу хакта кисәткәнен искәртте. “Кешеләр шунда яшәрләр, ә кайда эшләрләр? Ә кем укыта, кем дәвалый? Җирне саткач, аны кире кайтарып булмый. Шуңа күрә уйларга кирәк. Күп кенә илләрдә төзелеш өчен бер кисәк җирне дә рөхсәтсез бирмиләр. Ә бездә теләсә ничек. Җирле халык мәнфәгатьләрен кайгырту, җәмәгать тыңлауларын оештыру зарур. Теләсә ничек җир таратырга ярамый”, - дип бу мәсьәләләргә игътибар юнәлтергә кушты.
Автор: Гөлнар Гарифуллина
Чыганак: "Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера