Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Ирада Әюпова: «Без бергә» проекты мәрхәмәтлелек һәм шәфкатьлелеккә юнәлтелгән

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова фикеренчә, Башкортстан һәм Татарстан сәнгать осталарының «Без бергә» хәйрия концерты мәрхәмәтлелек һәм шәфкатьлелеккә юнәлтелгән.«Бүген рәсми сүзләр кирәкми. Б...

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова фикеренчә, Башкортстан һәм Татарстан сәнгать осталарының «Без бергә» хәйрия концерты мәрхәмәтлелек һәм шәфкатьлелеккә юнәлтелгән.
«Бүген рәсми сүзләр кирәкми. Бу гади чара түгел, зур вакыйга. Ул үзе үк бер зур күпер. Безнең халыкка шушы күпер бик кирәк. Без һәрвакыт сорау бирәбез: «Иң кирәклесе нәрсә соң?» - дибез. Бүгенге көндә мәрхәмәтлелек һәм шәфкатьлелек сыйфатлары бик кирәк», - диде ул концерт башында.
Аның әйтүенчә, чараның идеясе Башкортстан Республикасы дәүләт симфоник оркестры чыгышында туган. «Ихластан Башкортстан мәдәният министры Әминә Шәфыйковага рәхмәт әйтәм. Уртак проектлар дуслык, мәрхәмәтлелеккә юнәлтелгән», - диде ул.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/irada-ayupova-bez-berga-proekty-marxamatlelek-ham-safkatlelekka-yunaltelgan-5855736

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: