Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Ирада Әюпова: Татарстанда заманча китапханәләр челтәрен киңәйтүне тәкъдим итәбез

2021 елда Татарстанда заманча китапханәләр челтәрен китапханә эшен үстерү программасына нигезләнеп киңәйтергә уйлыйлар. Республиканың мәдәният министры Ирада Әюпова Ратушада Мәдәният һәм сәнгать буенч...

2021 елда Татарстанда заманча китапханәләр челтәрен китапханә эшен үстерү программасына нигезләнеп киңәйтергә уйлыйлар. Республиканың мәдәният министры Ирада Әюпова Ратушада Мәдәният һәм сәнгать буенча совет утырышында шул хакта әйтте.
Ул гамәлдәге учреждениеләрне заманча шартларга яраклаштырып үзгәртү турында сөйләде. Милли китапханә шуның мисалы. Министр сүзләренчә, «Мәдәният» илкүләм проекты буенча муниципаль районнарда модельле китапханәләрне булдыру һәм яңа эш формаларын куллану халыкның бу институтка килүен кисәк арттырган.
«Федераль программа кысаларында биш китапханә яңартылган. Халыкның моңа мөнәсәбәтен күреп, без 2021 елдан Татарстанда китапханә эшен үстерү программасы буенча модельле китапханәләр булдыра башларга тәкъдим итәбез», — диде Ирада Әюпова.
Модельле китапханә — китап уку гына түгел, компьютерлардан да файдалана ала торган үзәк.
Министр чыгышында мәдәни сәясәтне гамәлгә ашыруда проблемаларны да атады. Алар арасында мәдәни өлкәдәге хезмәтләрнең адреслылыгы җитешмәве, квалификацияле кадрлар җитмәү, оешма җитәкчеләренең замана таләпләренә әзерлеге начар булуын билгеләп узды.
 
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: