«Татспиртпром» компаниясенең элеккеге җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов вафат
Бүген «Татспиртпром» компаниясенең элеккеге җитәкчесе, танылган Татарстан бизнесмены Ирек Миңнәхмәтов вафат булды. Башлангыч мәгълүматлар буенча, ул тромб өзелү нәтиҗәсендә үлгән. Бу хакта РКБның мат...
Бүген «Татспиртпром» компаниясенең элеккеге җитәкчесе, танылган Татарстан бизнесмены Ирек Миңнәхмәтов вафат булды. Башлангыч мәгълүматлар буенча, ул тромб өзелү нәтиҗәсендә үлгән. Бу хакта РКБның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ирек Миңнәхмәтов Казанда туган. Арча педагогика көллиятен тәмамлый. Икътисад һәм юриспруденция буенча югары белемнәре бар. Карьерасын бизнесмен сыйфатында «Чингисхан» фирмасында башлый. 2008-2010 елларда- Казан шәһәре Думасы депутаты.
Добавить комментарий