
Исәнме, мәктәп!
Хәтерлим мин, әле бүгенгедәй, Сентябрьнең бере җиткәнен. Хәтерлим мин, әле бүгенгедәй, Көтә-көтә арып беткәнем…
01 сентября 2025
Әйе, һәрберебез хәтерли ул 1 сентябрь иртәсен. Мәктәпне тәмамлап чыгып, дистә еллар узгач та һаман да сыйныфташлар, хөрмәтле укытучылар сагындыра икән...
Бүген Белем көне, зур бәйрәм! Җәйне озаттык, алтын көзне каршы алабыз. Хәерле, имин уку улы булсын, бергәләшеп тагын матур җәйләрне каршы алырга язсын. Укучыларга, мөгаллимнәргә, шул исәптән ата-аналарга сабырлык, яхшы кәеф телибез. Хәерле сәгатьтә!
P.S. Яңа уку елында республика буенча 49 меңнән артык бала беренче тапкыр парта артына утырачак. Республика мәктәпләрендә барлыгы 521 меңнән артык укучы белем алачак. 2025 елда 2 мең 448 урынга исәпләнгән ике яңа мәктәп сафка бастырылды.
Добавить комментарий