Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
“Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел...”

“Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел...”

Бу фотоларны безгә Апас районының Олы Бакырчы авылы мәдәният йорты җитәкчесе Ландыш Моталлапова җибәрде. Мәдәният йорты янәшәсендә урнашкан һәйкәл турында менә нәрсәләр язган ул:

23 апреля 2025

“Һәйкәлебез яңа, төзек. Анда Бөек Ватан сугышында катнашкан әти- бабаларыбызның исеме язылган. Бөек Ватан сугышына Олы Бакырчы авылыннан 270 ир-егет киткән. Шуларның 157се яу кырында ятып калган. Ни аяныч, бүгенге көндә авылыбызда исән сугыш ветераны юк. Шулай да авылдашыбыз, Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт абый Галиевның “Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел” дип язган канатлы сүзләрен истә тотып яшибез.

Кадерле дуслар, исегезгә төшерәбез, “Татарстан” журналы “Һәйкәлләрдә халык хәтере...” конкурсы игълан итте. Үзегез яшәгән төбәкнең һәйкәлен төшереп, шуңа кечкенә генә мәгълүмат язып, безгә фотолар юллагыз. Иң күп тавыш җыйган ике җиңүчегә Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына чакыру билеты тапшырачакбыз.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера