Юбилеегыз белән, хөрмәтле ветеран!
Бүген Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны, балалар табибы, медицина фәннәре кандидаты, Казан дәүләт медицина академиясенең педиатрия кафедрасы ассистенты Софья Яковлевна Порсевага 100 яшь тула. Юбилее алдыннан ул безгә үзенең озын һәм кызыклы вакыйгалар бай тормыш юлы турындагы истәлекләре белән уртаклашты.
Ул әле бүген дә хәрәкәттә. "Зифалыгын һәм сөйкемлелеген саклап калган, бүген дә терелеген җуймаган ханым. Концертларга йөрергә ярата, Китап сөючеләр җәмгыяте әгъзасы, кызыклы мемуарлар авторы”, - дип сөйли аның турында яшьлек дусты, профессор хирург Алексей Андреевич Агафонов. Ул Софья Яковлевнага багышлап, «Мой друг рядовая Порсева» дип аталган хикәя язган. Софья ханым үзе дә 2023 елда«Из вихря вальса в полымя войны» дигән истәлекләр китабын бастырган.
Софья Яковлевна 1923 елның 28 июлендә Сарапул шәһәрендә туа. Әтисе Яков Иванович Казан фармацевтика заводында хисапчы булып эшли. Әнисе, Александра Вавиловна, кызларын тәрбияләү белән шөгыльләнә. Кыз Казанның Белинский исемендәге 19 нчы мәктәбен бары тик бишле билгеләренә генә тәмамлый. Бөек Ватан сугышы башлангач, үз теләге белән фронтка китә. “Мин Белоруссия фронтының 307 нче укчы дивизиясендә хезмәт иттем. Курс дугасында, Кенигсберг өчен Пруссиядә барган сугышларда катнаштым. 307 нче дивизия белән бергә Орел, Курск, Брянск өлкәләрен, Белоруссия, Польша һәм Пруссияне уздым”, - дип яза ул үзенең мемуарларында. Сугыш тынгач, Софья Яковлевна медицина өлкәсендә хезмәт куя.
Хөрмәтле ветераныбызны 100 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез! Сәламәтлек, җан тынычлыгы, иминлек телибез.
Софья Яковлена Порсева турындагы материалыбызны басмабызның август санында укыгыз!
Добавить комментарий