Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды

ЮНЕСКО генераль директоры: Казан бүген бөтен дөньяның спорт башкаласы

ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова Казанда башланган алтынчы халыкара конференция кунакларын, катнашучыларны һәм физик тәрбия һәм спорт өчен җаваплы югары даирә кешеләрен сәламләп, Казанны бөтен д...

ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова Казанда башланган алтынчы халыкара конференция кунакларын, катнашучыларны һәм физик тәрбия һәм спорт өчен җаваплы югары даирә кешеләрен сәламләп, Казанны бөтен дөньның спорт башкаласы дип атады.
Бокова үзе конференциягә килә алмаган, VI МИНЕПС катнашучыларына видеомөрәҗәгать юллаган.
“Татарстан халкына һәм җитәкчелегенә рәхмәтемне җиткерәсем килә. Әле күптән түгел ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә Успение чиркәве һәм Зөя утрау-шәһәрчеге кертелде. Әлеге объектларның, шулай ук борынгы Болгар шәһәрен Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү Татарстан горурлана торган куәтле толерантлык символы булып тора. Бүген мин Казанга килә алмадым, әмма уйларым белән мин сезнең янда. Киләчәктә конференция карарлары гамәлдә булсын өчен барысын да эшләячәкмен. Казан бүгенге көндә Россиянең генә түгел, ә бөтен дөньяның спорт башкаласы булып тора.
ЮНЕСКО Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң кешеләргә тынычлыкка таяныч булсын өчен төзелде. Спорт толерантлыкны тәрбияләүдә төп рольне уйный. VI МИНЕПС конференциясе кысаларында без спортның һәр кеше кулланырлык булуы турында истә тотарга тиешбез”,- дип билгеләп үтте Бокова.
Искәртеп үтик, спорт министрлары һәм физик тәрбия һәм спорт өчен җаваплы югары даирә кешеләре катнашында алтынчы халыкара конференция Казанда 13нән 15 июльгә кадәр уза. Конференциядә ЮНЕСКОның спорт өлкәсендәге 117 дәүләт-әгъзасы, шулай ук халыкара һәм спорт оешмаларыннан кызыксынучылар катнаша.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Номер темасы
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: