Юрий Гагаринның космоска очу уңаеннан оештырылган эстафетага 600 дән артык казанлы чыгачак
Иртәгә, 22-нче апрельдә, Казан үзәгендә Казан федераль университеты ярдәмендә шәһәр Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты оештырган «Республика Татарстан» газетасы призына 79-нчы җиңе...
Төрле дистанцияләргә йөгерүдә 9 төркем составында 600-дән артык кеше катнашачак: район администрацияләре хезмәткәрләре, мәктәп укучылары (егетләр һәм кызлар аерым), урта махсус уку йортлары һәм югары уку йортлары укучылары (аерым), эшче яшьләр, ветераннар һәм начар ишетүчеләр, медицина хезмәткәрләре, шулай ук КФУ командасы. Хатын-кызлар һәм ир-атлар аерым да, катнаш командалар составында да ярышачак.
Маршрут КФУның уку корпуслары буйлап һәм «Казан Кремле» Музей-тыюлыгы территориясе буйлап уза, шуңа күрә вакытлыча транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Эстафетаны үткәрү көнендә 12.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Кремль урамы, Профессор Нужин урамыннан 1 Май мәйданына кадәр, шулай ук Шейнкман юлы буенча участок ябыла.
Катнашучылар 13.00 сәгатьтә КФУның төп бинасы янында җыела, аннары – парадка тезелү. Эстафетаны ачу 13.30 сәгатьтә булачак, шуннан соң ярышлар башлана. Җиңүчеләрне бүләкләү ярышлар тәмамланганнан соң 9 төркемнең һәркайсында узачак, дип хәбәр итә Физик культура һәм спорт комитетында.
KZN.RU
Добавить комментарий