Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

IX төбәкара «Болгар–туган тел» форумы ачылу

«Болгар-туган тел» аланы беренче тапкыр 2014нче елда оештырылды һәм инде 9 ел дәвамында сәләтле балаларны берләштерә. Болгарда барлыкка килгән алан өченче тапкыр Изге Биләр җирендә җыелды. Быел беренч...

«Болгар-туган тел» аланы беренче тапкыр 2014нче елда оештырылды һәм инде 9 ел дәвамында сәләтле балаларны берләштерә. Болгарда барлыкка килгән алан өченче тапкыр Изге Биләр җирендә җыелды. Быел беренче сменага 500дән артык сәләтле бала килде, алар арасында Татарстан Республикасы районнарыннан тыш Удмуртия, Оренбург, Төмән, Ульяновск, Самара һ.б Рәсәй төбәкләреннән катнашучылар бар. Алар 7 көн дәвамында татар телен, мәдәниятен өйрәнүгә, телнең төрле өлкәләрдә гамәли кулланышын арттыруга юнәлтелгән тарих, татар, инглиз теле, риторика, актерлык осталыгы һәм тагын бик күп үзенчәлекле остаханәләр һәм дәресләрне алачак. Быел форумда Идел буе Болгарында Ислам динен кабул ителүнең 1100 еллыгына бәйле чаралар да үткәреләчәк.

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: