Ижевскида Сабан туе узды
Бәйрәмгә Удмуртия һәм Татарстаннан кунаклар килгән иде.Кичә Ижевскида «Чекерил» спорт комплексында Сабан туе узды."Без бергәләп барлык бәйрәмнәрне - рус халкының - Масленица, удмуртлар бәйрәме - Гербе...
Бәйрәмгә Удмуртия һәм Татарстаннан кунаклар килгән иде.
Кичә Ижевскида «Чекерил» спорт комплексында Сабан туе узды.
"Без бергәләп барлык бәйрәмнәрне - рус халкының - Масленица, удмуртлар бәйрәме - Герберны, һәм бүген бик матур татар-башкорт бәйрәмен - Сабан туен билгеләп үтәбез" , - дип белдерде Ижевск башлыгы Юрий Тюрин.
Төбәк җитәкчесе Александр Бречалов бәйрәмгә килүчеләргә Россия Президенты Владимир Путинның Санкт-Петербургта узган Халыкара икътисадый форумның пленар утырышындагы чыгышыннан “дөньяда суверенитет өстенлегенә ия илләрнең күп булмавы” турындагы сүзләрен искә төшерде.
"Ни өчен Россия чыннан да бәйсез? Чөнки безнең илдә яшәүче халыклар, аерым алганда Удмуртия, Татарстан, Башкортстан, бергә яши, бергә шатлана һәм ял итә. Безнең көч - бергәлектә, кыйммәтләребезне, мәдәниятне һәм тарихны саклауда. Без гореф-гадәтләрне һәм мәдәниятне саклап кына калмабыз, ә аларны үстерербез, дип ышанам. Барыгызны да бәйрәм белән», - дип котлады ул.
Көн дәвамында спорткомплекс җирлегендә күптөрле ярышлар һәм милли уеннар оештырылды. Бәйрәм кунакларына сәүдә ярминкәсе һәм балалар аттракционнары эшләде, шулай ук зур иҗади программа әзерләнгән иде, Ижевск, Удмуртия, Татарстанның Саба районы коллективлары һәм Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Дәүләт фольклор музыка ансамбле чыгыш ясады.
Бәйрәм «Спартак» Халык иҗаты йортында тәмамланды, биредә кичке Сабан туе узды.
«Татар-информ»
Добавить комментарий