“Изге Болгар җыены”нда беренче тапкыр көрәш буенча ярышлар узачак
Россия Көрәш федерациясе спорт директоры, халыкара класслы спорт мастеры Илнар Галиев “Изге Болгар җыены”нда беренче тапкыр көрәш ярышлары уздырылачагын әйтте. Бу хакта ул бүген “Татар-информ”да үткән...
“Болгар җыенында Россиянең күп кенә төбәкләреннән көрәшчеләр көтелә. Көрәшне өч үлчәү авырлыгында үткәрәбез: 70 кг үлчәү авырлыгына кадәр, 90 кг үлчәү авырлыгына кадәр һәм 90ннан югары булган көрәшчеләр”, - диде Илнар Галиев.
“Киләсе елда әлеге ярыш шулай ук Россия спорт министрлыгының календарь планына кертелгән. Алдагы елларда үлчәү авырлыклары күбрәк тә булыр һәм без аны халыкара масштабта үткәрә башларбыз”, - дип искәртте Галиев.
- Быел "Изге Болгар җыены" 15 июнь көнне үтәчәк.
"Татар-информ"
Добавить комментарий