Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

«Татарстанга ике телне белүче журналистлар кирәк»

2019 елның 3-7 июле көннәрендә «Волга»  яшьләр үзәге базасында «Алтын каләм - Золотое перо» фестивале 24 нче кат узачак. Әлеге фестивальдә 10 яшьтән алып 18 яшькә кадәр балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр...

2019 елның 3-7 июле көннәрендә «Волга»  яшьләр үзәге базасында «Алтын каләм - Золотое перо» фестивале 24 нче кат узачак. Әлеге фестивальдә 10 яшьтән алып 18 яшькә кадәр балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр катнаша алачак. Быел узасы фестивальдә катнашучыларны нинди яңалыклар һәм узгәрешләр көтә? «Алтын каләм - Золотое перо» фестиваленең иң төп максаты нәрсәдә? Әлеге сорауларга җавапларны 2 июль көнне узган матбугат конференциясендә фестивальне оештыручылар жавап бирделәр.
«Бу елда катнашучыларга белем төп җиде юнәлеш буенча биреләчәк: басма, телевидение, мультимедиа  һәм радио журналистикасы ике телдә (татар һәм рус теле) өйрәтеләчәк, шулай ук фотожурналистика, дизайн һәм вёрстка юнәлешләре булачак», – дип, әлеге теманы башлап җибәрде Республика Яшьләр хөкүмәте рәисе Алла Абросимова.
«Әлеге фестиваль 1996 елдан бирле үткәрелә. Аны оештыруда катнашучылар Татарстанда журналистика һөнәрен үстерү һәм популярлаштыруга зур өлеш керттеләр. Минемчә, фестивальнең төп нәтиҗәләренең берсе  – Яшьләр журналистлык туганлыгын оештыру», – дип сүзне дәвам итте ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова.
«Бүген Татарстанда журналистика һөнәре ике телдә дә яхшы аралаша алучы белгечләргә мохтаҗ. Иртәгә ул өч телгә күтәрелергә мөмкин, чөнки без төрле төбәкләргә, илләргә чыгабыз. Шуна күрә «Алтын каләм – Золотое перо» фестиваленең күп кенә программа юнәлешләре ике телдә өйрәтеләчәк», – дип әлеге конференцияне тәмамлады «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов.
Традицион рәвештә фестивальнең төп җиңүчеләре  ТР Президенты карары буенча бүлеп бирелгән грант акчасы хисабына белем алу мөмкинлегенә ия булачаклар.  Әлеге мөмкинлекне КФУның  «Журналистика» юнәлешенең рус  һәм татар теле бүлекләрендә укучы студентлар ала. Шулай ук быел беренче тапкыр «Телевидение» юнәлеше буенча грант оту оештырылды.
«Алтын каләм – Золотое перо»  фестивале бик зур җаваплылык  йөкли, чөнки һәр баланың әсәрен укырга, эшләрен анализларга кирәк. Ә иң мөһиме – талантны күздән ычкындырмаска, аны үстерү өстендә эшләргә.
 
Талипова Диләрә
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: