Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

К.Тинчуринның 130 еллык юбилеена багышланган яңа басма чыкты

Фотоальбом-белешмәлектә драматургның биографиясе, тарихи документларның күчермәләре, сәхнәләштерелгән әсәрләре турында мәгълүмат чагылыш таба.Быел танылган татар драматургы К. Тинчуринның тууына 130 е...


К.Тинчуринның 130 еллык юбилеена багышланган яңа басма чыктыФотоальбом-белешмәлектә драматургның биографиясе, тарихи документларның күчермәләре, сәхнәләштерелгән әсәрләре турында мәгълүмат чагылыш таба.


Быел танылган татар драматургы К. Тинчуринның тууына 130 ел булу билгеләп үтелә.  Әлеге уңайдан Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры “Кәрим Тинчурин 130 ел” дигән фотоальбом-белешмәлек әзерләп чыгарды. Басманы Розалия Чабатова төзегән.




Пресс-конференция посвященная 130-летию театра им.Карима Тинчурина
Әлеге китапны бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында К. Тинчуринның 130 еллыгы уңаеннан оештырылачак  чараларга багышланган матбугат конференциясендә тәкъдим иттеләр.
Яңа басма Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгате белән ачыла. “Кәрим Тинчурин – татар профессиональ театры формалашуына зур өлеш керткән шәхес. “Беренче чәчәкләр", "Сүнгән йолдызлар”, “Американ”, “Казан сөлгесе”, “Зәңгәр шәл” татар милли театрының алтын фондына керә. Бу әсәрләргә кешелеклелек, нечкә юмор, тирән психологизм һәм кеше күңелен аңлау хас. К. Тинчурин - гомере буена әдәбиятка, сәнгатькә, туган халкына тугры булып калган шәхес. Аның иҗаты – безнең милли хәзинәбез”, - ди Рөстәм Миңнеханов.

Пресс-конференция посвященная 130-летию театра им.Карима Тинчурина

Альбом-белешмәлектә К. Тинчуринның соңгы көннәре турында да мәгълүмат бирелә. “1937 елның 17 сентябрендә, үзенең 50 яшьлек юбилееннан соң икенче көнне, К. Тинчурин кулга алына. Ел дәвамында аны НКВДның тикшерү изоляторында газаплыйлар. Олы кешене физик яктан кыйнап, рухи яктан изеп, аннан “гаебен тану”ын, башка гаепсез кешеләр өстеннән донос язуын таләп итәләр. Әмма К. Тинчурин сынмый, гаепләү таләп иткән пунктларны имзалаудан баш тарта һәм берәүгә дә яла якмый. Шуңа күрә аны, шул чорның күп кенә корбаннары кебек, милләтчелектә, советка каршы актив эшчәнлектә гаеплиләр, япон агенты дип атыйлар. 1938 елның 15 ноябрендә НКВД “өчлеге” карары нигезендә атып үтеләр”.

Татар драматургы 1956 елда тулысынча аклана, гаепсез дип табыла. Әсәрләре кабаттан сәхнәдә куела башлый.



“Татар-информ”


Фото: Султан Исхаков

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: