Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Кайбычтан Гөлзада Мингалиева иң яхшы авыл почтальоны дип табылды

“ТАТМЕДИА” ационерлык җәмгыяте “Татарстан почтасы” белән берлектә оештырган конкурста “Иң яхшы авыл почта хезмәткәре” номинациясендә Кайбыч районыннан Гөлзада Мингалиева җиңде.“ТАТМЕДИА” акционерлык җ...

“ТАТМЕДИА” ационерлык җәмгыяте “Татарстан почтасы” белән берлектә оештырган конкурста “Иң яхшы авыл почта хезмәткәре” номинациясендә Кайбыч районыннан Гөлзада Мингалиева җиңде.
Кайбычтан Гөлзада Мингалиева иң яхшы авыл почтальоны дип табылды
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте “Татарстан почтасы” белән берлектә иң яхшы почта бүлекчәләре һәм почта хезмәткәрләрен ачыклау максатыннан конкурсны тугызынчы тапкыр үткәрә.
Конкурс мәгълүматлары буенча Гөлзада Мингалиева тырышлыгы белән үткән елның шушы вакытына “Кайбыч таңнары” (“Кайбицкие зори”) район газетасының тиражы 140 данәгә арткан булса, быелның беренче яртыеллыгында абунәчеләр саны 147 булган.
“Мин Олы Кайбыч авылында инде 15 ел почтальон булып эшлим, - диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә. – Хезмәтемне яратып башкарам, шуңа күрә авыр сумкалар күтәреп йөрүдән дә зарланмыйм. Без участокта өч кеше эшлибез. Бер-беребезне хөрмәт итәбез, кирәк чакта ярдәм кулы да сузабыз. Минем участокта 274 хуҗалык бар, шуның 210сы почта хезмәтеннән файдалана. Укытучылар белән бик тыгыз элемтәдә эшлибез, шуңа күрә күбрәк “Мәгариф”, “Салават күпере”, “Гаилә һәм мәктәп”, “Сабантуй” кебек басмаларга өстенлек бирәләр, шулай ук “Сөембикә” журналын яратып алдыралар”.
Гөлзада Мингалиеваны тәкъдим иткән видеоязмада Кайбыч район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиевнең мактау сүзләре җиткерелде: “Почта хезмәткәрләренең эше бер дә җиңел түгел. Алар район халкы белән газета арасындагы элемтәне саклаучылар, - диде ул. – Гөлзада Мингалиева озак еллар эшләү дәверендә кешеләрнең ышанычын яулый алды. Ул тырыш, хезмәтен җиренә җиткереп башкара, әлеге бүләккә чын мәгънәсендә лаек дип уйлыйм”.
 

Фото: Ильнар Тухбатов


Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: