Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Калфакны артык пропагандалап, кешенең гайрәтен чигерәбез – модельер Ләйсән Хаҗиева

Калфакны артык пропагандалап, кешенең гайрәтен чигерәбез – модельер Ләйсән ХаҗиеваЛәйсән Хаҗиева, калфакны бүгенге көнгә яраклаштыру өчен бу милли баш киеменең 100 ел дәвамында ничек үсеш алу ихтималы...

Калфакны артык пропагандалап, кешенең гайрәтен чигерәбез – модельер Ләйсән Хаҗиева

Калфакны артык пропагандалап, кешенең гайрәтен чигерәбез – модельер Ләйсән ХаҗиеваЛәйсән Хаҗиева, калфакны бүгенге көнгә яраклаштыру өчен бу милли баш киеменең 100 ел дәвамында ничек үсеш алу ихтималын күзалларга тиешбез, ди.






“Калфак күп пропагандалана, әмма ул бөтен кием белән килешми бит. Монда стильләштерү булырга тиеш, – ди Ләйсән Хаҗиева. – Милли композиторыбыз Сара Садыйкова калфак кия иде. Әмма ул бит калфакны теләсә нинди кием белән киеп йөрмәде. Аның күлмәге дә калфакка туры килеп торды. Артык пропагандалагач, кирегә этәрү башлана. Бер ханым белән сөйләшкән идем. “Миңа калфак ошый, ләкин мин аны кияргә оялам”, ди. Дөрес, ояла, чөнки киеменә туры килми”.
Ләйсән Хаҗиева, калфакны бүгенгә яраклаштыру өчен бу милли баш киеменең 100 ел дәвамында ничек үсеш алу ихтималын күзалларга тиешбез, ди.
“Моннан йөз ел элек без үз милли киемебездән мәҗбүри баш тарттык. Без йөз ел элеккеге калфакны хәзер киергә маташабыз – ул елларны ничектер үтәргә, хәзерге тукымаларны кулланып, хәзерге мөмкинлекләрдән чыгып үстерергә кирәк”, – ди Ләйсән.
Мәгълүмат өчен: Быел Казан дәүләт энергоуниверситет үткәргән “Яз гүзәле” бәйгесендә гран-при алган студент кызга Ләйсән Хаҗиева теккән милли калфак бүләк ителде.
«Татар-информ»
Фото: Султан Исхаков

Добавить комментарий

Тема номера