Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Камал театры оркестры һәм Татарстан Композиторлар берлеге концерт сезонын бергә йомгаклый

Камал театры оркестры һәм Татарстан Композиторлар берлеге 2025-2026 елгы концерт сезонын бергә йомгаклаячак. Концерт 4 июльдә 21:00 сәгатьтә Камал театры янындагы Кабан күле буенда узачак.

«Ике бүлектән торган концерт су буендагы сәхнәдә узачак, тамашачыларны төрле материаллар, тере тавыш һәм җанлы музыка көтә», – дип вәгъдә итә оештыручылар.

Беренче бүлектә татар музыкасы классикасы яңгыраячак: Нәҗип ҖиһановСара СадыйковаРөстәм ЯхинРезеда Ахиярова әсәрләре, шулай ук Александр КлючаревСветлана ЗорюковаРенат Хәкимов һәм Зөлфия Рәүпова музыкасы тәкъдим ителәчәк.

Дирижер пультында Камал театры оркестрының баш дирижеры һәм сәнгать җитәкчесе Данияр Соколов, ТР Композиторлар берлеге рәисе Ильяс Камал, дирижер Иван Веретельный булачак.

Концертта Камал театры артистлары һәм чакырылган кунаклар катнашачак.

Икенче бүлектә оркестр электрон форматка күчәчәк. Walkman DJ оркестр белән электроника бергә кушылган уникаль DJ-сет һәм Holofonote электрон лайв-сетын тәкъдим итәчәк.

Концертка керү ирекле.

 

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера