Камил Исхаков: Болгар Ислам академиясендә чит ил мөгаллимнәреннән башка булмас
Болгар Ислам академиясе ректоры вазыйфаcын башкаручы, Татарстан Президенты ярдәмчесе Камил Исхаков сүзләренә караганда, бүгенге көндә академиягә чакырылачак мөгаллимнәрнең беренче исемлеге бар.Камил И...
Камил Исхаков «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының «Адымнар» тапшыруына биргән интервьюсында: «Әлегә укытучылар составына кагылышлы беренче исемлек бар. Анда күбрәк чит ил кешеләре, барыбер аларсыз булмас. Алар килеп безне укытсыннар. Атеизмда яшәгән вакытта - без артта калган вакытта, үзләре җыйган белемнәрне бирсеннәр. Без аларны алып, алар белән тиз генә үсәргә тиеш. Безнекеләрне һәм аларны берләштереп җыеп эшләргә дигән планнарыбыз бар», - дип белдерде ул.
«Татар-информ»
Добавить комментарий