Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Камил Исхаков: Тарихи җиребезнең, аның дини традицияләренең данын кире кайтарырга телибез

Безнең төп проблемабыз — дин белгечләре элитасы булмау, ди Президент ярдәмчесе.Бүген “Корстон” комплексында III Казан халыкара "Изге Коръәннең мәгънәсе үткәннәрдә һәм хәзер" ислам конференциясе уза. А...


Камил Исхаков: Тарихи җиребезнең, аның дини традицияләренең данын кире кайтарырга телибез


Безнең төп проблемабыз — дин белгечләре элитасы булмау, ди Президент ярдәмчесе.






Утырышта Изге Коръәнне һәм сөннәтне өйрәнү үзәге җитәкчесе Фәрит хәзрәт Сәлман рәислек итте.
Татарстан Президенты ярдәмчесе Камил Исхаков әлеге конференцияне ислам дөньясында традициягә әверелүен билгеләп үтте. Аның фикеренчә, әлеге чарада Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе һәм халыкара дәрәҗәдә булган ислам диненә кагылышлы иң актуаль проблемалар хакында фикер алышу бара.

“Республика бездә яшәүче барлык халыкларның да тормыш дәрәҗәсен яхшырту өчен мөмкин булган барлык юлларны да эзли, таба. Шулай ук безнең каршыда торган барлык мөһим проблемаларны да чишә. Шул ук вакытта, без яши торган шартларда, Рөстәм Нургали улы мөселманнарыбыз арасында килеп чыккан мәсьәләләрне дә чишәргә мөмкинлекләр таба. Нәтиҗәдә, Татарстан территориясендә 1,5 меңнән артык мәчет эшли. Аларның һәркайсының үз урыны бар”, - диде Камил Исхаков.
Аның фикеренчә, республикада ислам җәмгыяте аягында нык басып тора һәм актив эшчәнлек алып бара.

“Без Россия Федерациясенең иң даими, көчле ислам стурктурасы булып торабыз һәм илебез мөселманнарының дини эшчәнлегендә алдынгы урыннарда барабыз”, - диде Президент ярдәмчесе.
“Коръән темасын һәм аның бүгенге тормышка тәэсире хакында сөйләшкәндә, безнең тормышыбызда булган экстремизм проблемасын читләтеп узу мөмкин түгел. 922 елдан алып безнең дәүләттә ислам дине кабул ителгән. Болгар дәүләте чорында ул аеруча да зур күтәрелеш кичергән. Безнең дин әһелләребез дә дөньякүләмендә әһәмияткә ия булган. Без хәзер үзебезнең гамәлләребез белән тарихи җиребезнең, аның дини традицияләренең данын кире кайтарырга телибез. Безнең төп проблемабыз — дин белгечләре элитасы булмау”, - дип саный Камил Исхаков.

Ул шулай ук Болгар ислам академиясе төзүне Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның хуплавын, зур форумнарда бу хакта ил башлыгының еш искә алуын да билгеләп үтте.
“Татар-информ”
Фото: Салават Камалетдинов

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: