Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Камил Сәмигуллин: Корбан гаете - җәмгыятебез өчен дә файдалы бәйрәм

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Корбан гаете уңаеннан мөселманнарга видеомөрәҗәгать әзерләгән."Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! Әссәламү галәйкүм вә...

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Корбан гаете уңаеннан мөселманнарга видеомөрәҗәгать әзерләгән.

"Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкатүһ, хөрмәтле дин кардәшләрем!
Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне, туганнарыгызны һәм кардәшләрегезне Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм!
Корбан бәйрәме - Аллаһы безгә насыйп иткән зур гыйбадәт, Раббыбыз биргән сансыз нигъмәтләр өчен рәхмәтебезне белдереп, буйсынуыбызны күрсәтү. Аллаһы Тәгалә изге Коръәндә болай дип әйтә: “Раббың ризалыгы өчен намаз укы һәм корбан чал”. Корбан гаете - җәмгыятебез өчен дә файдалы бәйрәм, чөнки корбан итенең бер өлеше ятимнәргә, мохтаҗларга, фәкыйрьләргә, күршеләргә таратыла. Бу изге бәйрәм туганлыкны, кардәшлекне ныгыта, шәфкатьле, юмарт һәм мәрхәмәтле булырга өйрәтә.
Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләлләһү галәйхи вә сәлләм әйткән: “Аллаһы Тәгалә каршында иң яхшы көн ул – Корбан гаетенең беренче көне”, - дигән. Шушы изге көнне ихластан гает намазын укып, дога кылырга, корбан китерергә һәм Аллаһының рәхмәтенә ирешергә насыйп булсын. Аллаһы Раббыбыз безгә бәхет, сәламәтлек, илебезгә тынычлык, иминлек, муллык һәм үсеш насыйп итсен. Корбан гаете мөбәрәк булсын!" - диелә мөрәҗәгатьтә.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: