Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Камил Сәмигуллин: Телебезне югалту – Аллаһ әмерен үтәмәү булып чыга

Татарстан мөфтие дин кардәшләренә һәм милләттәшләренә видеомөрәҗәгать белән чыкты. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин дин кардәшләренә һәм милләттәшләренә видеомөрәҗәгать җиткерде. Анда Камил х...


Татарстан мөфтие дин кардәшләренә һәм милләттәшләренә видеомөрәҗәгать белән чыкты.



Камил Сәмигуллин: Телебезне югалту – Аллаһ әмерен үтәмәү булып чыга




Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин дин кардәшләренә һәм милләттәшләренә видеомөрәҗәгать җиткерде. Анда Камил хәзрәт татар телен өйрәнү олуг әманәт булуын һәм аны саклау олуг бурыч булуын әйтә: “Әй, адәм балалары! Хактыр ки, Без сезне бер ир, бер хатын итеп яралттык. Бер-берегезне өйрәнсен өчен, сезне кавемнәр вә кабиләләргә аердык” (“Хөҗүрәт” сүрәсе, 13 аять). Димәк, туган тел – кешегә Аллаһы Тәгалә тарафыннан кадерләп саклауга бирелгән олуг әманәт ул. Ә телебезне югалту – Аллаһ әмерен үтәмәү булып чыга”, - дип ассызыклый мөфти хәзрәтләре.





Ул шулай ук милли кыйммәтләргә дә сакчыл булырга өнди: “Гадәттә әманәтне гаиләдә буыннан буынга тапшыралар. Ә милли кыйммәтләр гаиләдә сакланмаган булса нишләргә? Бу очракта туган телне мәктәпләрдә өйрәтергә туры килә. Әгәр дә аны онытсак, оныкларыбыз безне дә онытачак. Татар телен өйрәнегез, кадерле дин кардәшләрем! Өйрәнү, белем алу – мөселманның иң зур бурычларның берсе ул”, - дип билгели Камил хәзрәт.

"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: