Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Кариев театры артистлары Себердә унике көн эчендә ике спектакльне егерме тапкыр күрсәткән

Габдулла Кариев исемендәге Татар Дәүләт яшь тамашачы театрының бер труппасы Себер якларыннан гастрольдән әйләнеп кайтты, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.Артистлар Новосибирск, Томск, Омск өлкә...

Габдулла Кариев исемендәге Татар Дәүләт яшь тамашачы театрының бер труппасы Себер якларыннан гастрольдән әйләнеп кайтты, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.
Артистлар Новосибирск, Томск, Омск өлкәләре, Барнаул крае авыллары һәм шәһәрләрендә “Гашыйклар утравы” (Р. Сәгъди) спектаклен һәм кечкенә тамашачыларга “Керпе малае дуслар эзли” (Р. Корбан) әкиятен күрсәтте.
Гастрольләр 15-26 ноябрь көннәрендә узды. Артистлар унике көн эчендә ике спектакльне егерме тапкыр күрсәткән.
Коллектив “Театр – Ватанны саклаучыларга” проекты кысаларында хәрби частьләрдә дә чыгыш ясады. Билгеле булганча, бу проект театр тарафыннан 2014 елда тормышка ашырыла башлап, ул Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан да киң яклау тапкан иде.
“Татар-информ”

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: