Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Казанда Кәрим Тинчурин бюстын 27 мартта ачалар

Татарстан Мәдәният министрлыгы Казанда бөек драматург, актер һәм режиссер Кәрим Тинчуринга бюст ачылу көнен игълан итте.Тантаналы чара 27 мартта 11:00 сәгатьтә Казанның Кәрим Тинчурин һәм Татарстан ур...

Татарстан Мәдәният министрлыгы Казанда бөек драматург, актер һәм режиссер Кәрим Тинчуринга бюст ачылу көнен игълан итте.
Тантаналы чара 27 мартта 11:00 сәгатьтә Казанның Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары чатындагы Кәрим Тинчурин паркында була.
Бюстны скульптор, Россия рәссамнары берлеге әгъзасы Рөстәм Габбасов ясаган, ачу тантанасында аның катнашуы көтелә.
Тантанада шулай ук Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, мәдәният министры Ирада Әюпова, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Татарстан Театр әһелләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев, Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, Идел буе районы сәяси репрессия корбаннары иҗтимагый оешмасы рәисе Фәрзәнә Кулеева катнаша, диелә хәбәрдә.
"Татар-информ"
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: