Карлыгачлар оя корганга күрә, «Миллениум» күпере терәкләрен ремонтлау вакытлыча туктатыла
Казанда «Миллениум» күпере терәкләрен ремонтлау, карлыгач ояларын саклап калу өчен, вакытлыча туктатылачак. «Урам» экстрим-паркы ягында алып барылган эшләр якынча бер атнага күчереләчәк, дип хәбәр итә «Казансуның үсеш стратегиясе» Telegram-каналында.
Кошларның оя коруына «Казасуның үсеш стратегиясе» командасы эшли торган экологлар һәм «Казан Швейцариясен саклау» җәмгыяте активистлары игътибар биргән. Эшләрне туктатырга шәһәр Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты белгечләре ярдәм итте. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.
Исегезгә төшерәбез, күперне ремонтлау вакытында Әмирхан урамыннан Вишневский урамына кадәрге участок ябык. Транспорт хәрәкәте корылманың икенче яртысында оештырылган.
Миллениум шәһәр әһәмиятендәге тиз хәрәкәт өчен каралган магистраль юл. Аның гомуми озынлыгы 1,5 км, ә пролет төзелеше 835 м тәшкил итә, диелә хәбәрдә.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/karlygaclar-oya-korganga-kura-millenium-kupere-teraklaren-remontlau-vakytlyca-tuktatyla-5873296
Добавить комментарий