Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Карны чистартмасалар шалтырат!

Карны чистартмасалар шалтырат!

Яңа ел каникуллары вакытында Казанда айлык явым-төшем нормасының 64 проценты яуган. Көн саен урамнарны 800 берәмлек махсус техника һәм 600 дән артык юл эшчесе кардан чистарткан. Юлларны, тротуарларны, парковкаларны һәм җәяүлеләр йөри торган юлларны да исәпкә алганда, җыештыру эшләре тәүлек буе алып барылган.. Бу хакта шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев хәбәр итте.

13 гыйнвар 2026

-Тулаем алганда, төп юлларда эшләр яхшы оештырылды,- диде ул. – Кар яуганнан соң икенче көнне төп трассалар чиста иде, тротуарларның күбесе дә тиз арада тәртипкә китерелде. Әлбәттә, мондый чакта барысын да берьюлы чистартып булмый: башта беренче категорияле юлларны, аннары икенче, өченче категорияле юллар һәм тротуарлар тәртипкә китерелде.
Кыш башыннан Казан урамнарыннан 318 мең тонна кар чыгарылган, шуның 137 меңе гыйнварның беренче көннәренә туры килгән.

Ләкин карны чистартмыйлар дип зарланучылар да күп. Казанда кышкы сезон башлануга бәйле бердәм кабул итү ноктасы – Казан мэриясенең колл-үзәге эшли. Ишегалды территорияләрен чистартуга кагылышлы сораулар +7(843)236-4-123 (“Ачык Казан”) телефон номеры буенча кабул ителә.

Юлларны, тротуарларны һәм иҗтимагый киңлекләрне җыештыру кирәклеге хакында мөрәҗәгатьләрне җиткерү өчен +7(843)222-7-222 (мэриянең колл-үзәге) телефон номерына шалтыратырга кирәк.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера