Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Картлык мине кайда каршылар?

Картлык мине кайда каршылар?

Татарстанда 2017 елда  караучысыз калган картларны кабул итәр өчен 30 гаиләне әзерләячәкләр. Ике меңләп өлкән яшьтәге граждан хәзерге көндә Татарстанның дәүләт учреждениеләрендә яши, дип белдерде  Дәү...

13 октября 2016

Татарстанда 2017 елда  караучысыз калган картларны кабул итәр өчен 30 гаиләне әзерләячәкләр. 
Ике меңләп өлкән яшьтәге граждан хәзерге көндә Татарстанның дәүләт учреждениеләрендә яши, дип белдерде  Дәүләт Советының кичәге утырышында Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова. Ниндидер сәбәпләр аркасында караучысыз калган картлар һәм инвалидлар сыеныр урынны дәүләт интернатларында табалар. Бу гражданнарның күбесе үз аякларында йөри алмый, алар махсус тәрбиягә мохтаҗ.
ТРның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы биргән мәгълүматлар буенча, мондый гражданнарның саны соңгы дүрт ел эчендә 10, 7 %ка арткан. Озак еллар дәвамында карау-тәрбияләүне күздә тоткан стационарны алыштыру технологияләрен үстерү юнәлешендә Татарстанда пилот проект тормышка ашырылачак. Бу проект кысаларында өлкән яшьтәгеләрне кайгыртуны үз өстенә ала торган гаиләләр булдырылачак.
Чыганак: АиФ Казань

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: