Казан 2018 елда Россиянең туристлык шәһәрләре бишлегенә кергән
Быел Татарстан башкаласы Россиянең иң популяр шәһәрләре бишлегенә керде. Тикшеренү нәтиҗәләрен ТурСтат аналитик агентлыгы ясый.Рейтинг исемлеге башында Мәскәү, быел анда 23,5 млн турист булган, икенче...
Рейтинг исемлеге башында Мәскәү, быел анда 23,5 млн турист булган, икенче урында Санкт-Петербург - 8,5 млн кеше, өченче урында Сочи - 6 миллоннан артык кеше. Казан 4 урында, ә Владивосток 5 урында, бу шәһәрләрдә 3 миллионнан артык кеше булган.
Гомумән Россиядә туристлар саны 60 миллионга якын, аларның 5 миллионы – чит ил туристлары. Бу узган елның шул чорына караганда, 7 процентка күбрәк.
Төбәкләр арасында Татарстан 7 урынны били. Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов ел нәтиҗәләре буенча Татарстан 3,4 миллион чамасы турист кабул итәчәк, турислар 15 процентка артачак дип хәбәр иткән иде.
"Татар-информ"
Добавить комментарий