“Казан Арена” 9 Майда салют карау өчен иң яхшы урын булачак
“Казан Арена” стадионы Татарстан башкаласында 9 Майда салют карау өчен иң яхшы урын булачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә мэриянең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.“9 майда “Казан Арена” стади...
“9 майда “Казан Арена” стадионында “Җырлый торган Казан” фестивале узачак. Ә 22:00 сәгатьтә бәйрәм салюты башланачак. Стадион аны карау өчен иң яхшы урын булачак”, - диделәр матбугат хезмәтендә.
Салют беткәннән соң, Ямашев проспектындагы “Казан Арена” стадионы тукталышыннан шәһәрнең барлык районнарына да автобуслар җибәрү оештырылачак. Шулай ук 5нче номерлы трамвай, 1нче номерлы троллейбус маршрутларының да эше көчәйтеләчәк, дип хәбәр итте эшлекле дүшәмбедә Транспрот комитеты рәисе Айдар Габделхаков.
- Җиңү Көнендә бәйрәм чаралары Казандагы җиде мәйданчыкта узачак. Куркынычсызлыкны мең ярым Росгвардия һәм полиция хезмәткәре тәэмин итәчәк.
"Татар-информ"
Добавить комментарий