Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

«Казан Арена» стадионында Дөнья чемпионаты матчларын 255 меңгә якын кеше караган

«Казан Арена» стадионында футбол буенча Дөнья чемпионаты матчларын 254,5 мең кеше караган. Казан мэриясенең матбугат хезмәте шундый саннар китерә.6 июльдә Бразилия – Бельгия җыелма командалары арасынд...

«Казан Арена» стадионында футбол буенча Дөнья чемпионаты матчларын 254,5 мең кеше караган. Казан мэриясенең матбугат хезмәте шундый саннар китерә.
6 июльдә Бразилия – Бельгия җыелма командалары арасында узган чирек финал матчына иң күп тамашачы килгән. Уенны 42 мең 873 кеше караган, стадион тамашачылар белән 95 процентка тулган. 30 июньдәге Франция - Аргентина һәм 24 июньдәге Польша - Колумбия матчларына да якынча шул кадәр үк тамашачы килгән.
Дөнья чемпионатының Казанда узган беренче матчын (Франция - Австралия) 41 мең 279 кеше караган.
Мундиаль вакытында Бразилия, Колумбия, Аргентина, Бельгия, Франция, Кытай, Көньяк Корея, Австралия һ.б. илләрдән Казанга 100 меңнән артык турист һәм җанатар килгән.
«Турстат» мәгълүматларыннан күренгәнчә, Россиядә 14 июньнән 7 июльгә кадәр Дөнья чемпионатының барлык матчларын 2 миллион 747 меңнән артык кеше тамаша кылган.
 
«Татар-информ»

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: