Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Казан автобуслары йөртүчеләренең түбән эш хакы Урта Азиядән килүчеләрне дә җәлеп итми

Казанда автобус шоферларына җитди кытлык күзәтелә. Моның сәбәбе – тармакта хезмәт хакының түбән булуында. Казан Башкарма комитетының Транспорт комитеты башлыгы Айдар Габделхаков эшлекле дүшәмбе киңәшм...

Казанда автобус шоферларына җитди кытлык күзәтелә. Моның сәбәбе – тармакта хезмәт хакының түбән булуында. Казан Башкарма комитетының Транспорт комитеты башлыгы Айдар Габделхаков эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.
«Безнең шоферлар мондый түбән эш хакына риза түгел, хәзер валюта курсы аркасында Урта Азиядән дә килми башладылар. Мондый эш хакы аларны да җәлеп итми. Бүгенге көндә автобус шоферларына кытлык 25-30 процентка җитә», - дип искәртте Айдар Габделхаков.
«Муниципаль предприятиеләрнең керемнәре чыгымнар белән тигез, аларда рентабельлелек гомумән юк», - дип сүзен йомгаклады ул.
 
«Татар-информ»

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: