Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Казан “бәрхет сезоны” сәяхәтләре өчен уңайлы юнәлеш дип табылды

Санкт-Петербург, Мәскәү, Казан, Ярославль, Калининград, Владимир, Түбән Новгород, Кострома, Самара һәм Иркутск көз башында сәяхәт өчен популяр булган шәһәрләрнең беренче унлыгын тәшкил итә.2017 елның...

Санкт-Петербург, Мәскәү, Казан, Ярославль, Калининград, Владимир, Түбән Новгород, Кострома, Самара һәм Иркутск көз башында сәяхәт өчен популяр булган шәһәрләрнең беренче унлыгын тәшкил итә.
2017 елның сентябрендә "бәрхет сезоны"нда сәяхәтләр өчен Россиядә иң популяр шәһәрләр рейтингын туристларны онлайн-броньлау системасы нәтиҗәләре буенча "ТурСтар” аналитик агентлыгы төзегән.
Казанга бәрхет сезонында килгән туристлар кунакханәләрне өч көнгә броньлый һәм тәүлегенә 3,1 мең сум акча туздыра.
Чагыштыру өчен: Мәскәүдә 3,5 көнгә броньлыйлар –тәүлегенә 3,4 мең сум, Ярославльдә 1 көн -2,9 мең сум, ә беренче унлыктан иң арзан шәһәр - Түбән Новгород (тәүлегенә 2,6 мең сум).
"Бәрхет сезоны"нда Россиядә популяр курортларның лидеры - Сочи, Ялта һәм Анапа, ә чит ил курортларына килсәк - Төркия, Греция һәм Испания.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: