Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Казан циркы ачылу көне билгеле булды

Казан циркы реставрация һәм капиталь ремонт эшләреннән соң 16 мартта рәсми рәвештә ачылачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының матбугат сәркатиб...

Казан циркы реставрация һәм капиталь ремонт эшләреннән соң 16 мартта рәсми рәвештә ачылачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының матбугат сәркатибе Гөлназ Миңнеханова хәбәр итте.
50 еллык тарихы булган бинаны яңарту эшләре узган язда башланды. Быелның гыйнварында журналистларны беренче тапкыр бинадагы эш процессы һәм бу вакытка ирешелгән нәтиҗәләр белән таныштырдылар.
«Татар-информ» агентлыгына цирк администрациясеннән хәбәр итүләренчә, бинаның алгы һәм тамашачылар утыра торган өлеше рәсми рәвештә ачылганнан соң, административ янкормада ремонт эшләре, соңрак башлану сәбәпле, әле дәвам итәргә дә мөмкин.
«Татар-информ»

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: