«Казан ЭКСПО» күргәзмә үзәге федераль чаралар саны буенча Россия күргәзмә комплекслары бишлегенә керергә дәгъва кыла. Бу хакта күргәзмә комплексының рәсми материалларында хәбәр ителә.
- Идел буендагы иң эре һәм Россиядә зурлыгы ягыннан икенче урынны биләгән «Казан ЭКСПО» күргәзмә үзәге 2019 елның августында WorldSkills-2019 дөньякүләм чемпионатын кабул итәчәк.
«Юллар 2018» халыкара күргәзмәсе«Казан ЭКСПО» мәйданчыгында үткәрелгән тәүге чара булды. «Казан ЭКСПО» материалларыннан күренгәнчә, күргәзмә үзәге ел саен 500дән артык конгресс чарасы уздырырга ниятли.
- «Казан ЭКСПО» күргәзмә үзәге төзелешенә беренче таш 2015 елның мартында салынды. 75,8 мең квадрат метрдан артык мәйданны биләгән корылма Казан аэропорты янында сафка бастырылды. Комплекс өч күргәзмә павильонын, 3 мең урынлы конгресс-холлны һәм 30 конференция залын үз эченә ала.
"Татар-информ"
Добавить комментарий