Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Казан елдан ел-ел гүзәлләнә!

Казан елдан ел-ел гүзәлләнә!

Биш ел эчендә башкалабыз Казанны төзекләндерү, социаль объектлар төзү өчен якынча 76 млрд сум акча тотылган.

19 августа 2025

Конкрет санасак: 26 яңа балалар бакчасы, 15 яңа мәктәп төзелү, 12 гериатрия үзәге ачылу, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләрендә капиталь ремонт үткәрелү, зур юллар ачылу, кыскасы, барысы да кергән. Ә быелдан башлап илкүләм проектлар исемлеге тагын да киңәйтелгән.

-Читтән караганда кичәге Казан һәм бүгенгесенең аермачы бер могҗиза булып тоелырга мөмкин. Әмма чынлыкта бу максатчан һәм даими эш нәтиҗәсе. Шәһәр халкының хезмәт сөючәнлеген дә, хакимият вәкилләренең эшен дә онытмаска кирәк. Бу безнең тормыш сыйфатын яхшыртуга бергәләп омтылуыбыз үрнәге, һәм бу хезмәтнең нәтиҗәләре күз алдында, – ди Казан мэры Илсур Метшин.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера